Балык Бистәсендә фермерлар саны арта
Сөт җитештерүдә фермерларыбыз үз эшчәнлекләрен нык яхшырта төштеләр. "Габитов", "Габдриев", "Караганов", "Гобәйдуллин", "Нәбиуллин", "Закирова"(Шумково) хуҗалыклары сөт җитештерүне бүген нык арттыруга ирештеләр. Андыйлар үрнәгендә бу юнәлештә үз эшләрен җәелдерергә омтылучылар да күренә башлады.
Таулар авылыннан Фәнил Яруллин бу көннәрдә үзенең сөтчелек фермасын ачып җибәрергә әзерләнеп йөри.Ул 120 баш савым сыерына исәпләнгән...